Татарстанда тагын 2029 кеше коронавирус йоктырган
(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда ковидның 2029 яңа очрагы ачыкланган.
173 кеше хастаханәгә салынган. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«18 яшькә кадәрге балалар — 307 кеше», — дип ачыклык керттеләр ведомствода.
Авыру очракларның яртысыннан артыгы (1076) Казанга туры килә. Чаллыда (116), Яшел Үзән (134) һәм Түбән Кама (101) районнарында йөздән артык очрак ачыкланган.
Пандемия башланганнан бирле республикада коронавирус белән 117,4 мең кеше авырган, 83 мең кеше сәламәтләнгән, шуларның 3 362се — узган тәүлектә.