Ютазы районының төрле өлкәләрдәге хезмәт алдынгылары хөрмәтләнде
![Ютазы районының төрле өлкәләрдәге хезмәт алдынгылары хөрмәтләнде](https://tatar-inform.tatar/attachments/3e98df4b22dcaa55342a746d7e40124c25a37df5/store/fill/780/440/c1dab9cc0c0e05f872f950d68f036dbc9b12b717538cc0885b3dc86bb3bc/e881560aa1875e7994c77a633cbc9762.jpg)
(Ютазы, 25 февраль, «Татар-информ», « Ютазы таңы »). Ютазы авылы мәдәният йорты сәхнәсендә авыл хуҗалыгы, сәнәгать, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәтчәннәрен хөрмәтләү тантанасы узды.
Иң яхшыларга һәм уңганнарга Мактау грамоталарын һәм Рәхмәт хатларын район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Андрей Борисов тапшырды.
Хезмәт алдынгысы агросәнәгать комплексы өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәте өчен Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты белән билгеләп үтелде. Авыл хуҗалыгында озак еллар намуслы хезмәтләре өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты белән авыл хуҗалыгы ветераннары һ.б. бүләкләнде.