Татарстанда 37 спорт объекты төзергә һәм ремонтларга җыеналар
(Казан, 14 февраль, «Татар-информ»). Агымдагы елда Татарстанда 11 спорт объект төзергә һәм тагын 26 объектны капиталь төзекләндерергә җыеналар.
Аерым алганда, спорт объектларын капиталь ремонтлау буенча республика программасы кысаларында 24 төрле корылма яңартылачак, шуларның сигезе Казанда урнашкан. Программа буенча бу эшләргә Татарстан бюджетының гомуми чыгымнары 117,7 млн сум тәшкил итәчәк. Бу хакта Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан башкаласында шул исәптән «Динамо» спорт үзәген, «Нур» балалар спорт-патриотик клубын, «Авиатор»олимпия резервындагы спорт мәктәбен һәм «Савиново» спорт мәктәбен яңартачаклар. Казанның олимпия резервындагы училищены ремонтлау кыйммәткә төшәчәк, аңа 32,7 млн сумнан артык акча бүлеп бирелә.
Моннан тыш, Апас һәм Баулы районнары мәктәпләрендә ике спорт залы «Һәр баланың уңышы» федераль проекты кысаларында «Мәгариф» илкүләм проекты буенча төзекләндереләчәк.
Татарстанда аз бюджетлы 11 спорт объектын торгызу күздә тотыла. Бу максатка 500 млн сум чыгым планлаштырылган. Шул исәптән Казанда Беломорск һәм Һади Такташ урамнарында, шулай ук Оренбург трактында өч универсаль мәйданчык булдырылачак. Моннан тыш, Яңа Савин районында «Волна» спорт мәктәбе территориясендә тагын бер мәйданчыкның әлегә проектын гына ясыйлар.