Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама җитәкчеләренә һәм белгечләренә дәүләт бүләкләре тапшырды
(Казан, 14 февраль, «Татар-информ»). Бүген Түбән Кама муниципаль район Советы һәм Түбән Кама шәһәр Советының хисап сессияләрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов предприятие һәм учреждение җитәкчеләре, белгечләренә һәм хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды. VIII чакырылыш Россия Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатларын сайлауны әзерләүдә һәм үткәрүдә актив катнашканы өчен, «Түбән Кама Нефтехим» ГАҖ генераль директорының муниципаль органнар белән эшләү буенча ярдәмчесе Эльвира Долотказинаны Россия Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. «Татэлектромонтаж» АҖ идарәсе башлыгы Мәхмүт Гатин һәм хезмәт ветераны Илгиз Сәлахов Татарстанның социаль-икътисади мөмкинлеген ныгытуга зур өлеш кертүләре һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен, «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнде. Халык сәламәтлеген саклау эшендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен, Түбән Кама район үзәк күппрофильле хастаханәсе табиб-терапевты — 1нче хастаханәнең көндезге стационар мөдире Фаилә Кәшәфетдинова «Татарстан Республикасының атказанган табибы» дигән мактаулы исемгә лаек булды. Авыл хуҗалыгында озак еллар намуслы хезмәте өчен, «ОРСИС-АГРО» ҖЧҖ «Афанас-Новый» терлекчелек комплексы тракторчысы Җәүдәт Юнысовка «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы» дигән мактаулы исем бирелде. Мәдәният үсешенә зур өлеш керткәне өчен, Түбән Каманың Салих Сәйдәшев исемендәге музыка көллияте укытучысы Виктор Приваловка «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде. Мәгариф өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен, 33нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укытучысы Зөлфия Вәлиәхмәтова «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» дигән мактаулы исем алды. Республиканың транспорт белән тәэмин итү өлкәсендәге күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм казанышлары өчен, «Техно Транс» ҖЧҖ башкарма директоры Олег Матвеевка Татарстан Президентының Рәхмәт хаты тапшырылды.