Главные новости Казани
Казань
Февраль
2022

Рамазанга әзерләнү өчен Коръән курсларына йөздән артык кеше язылды

0

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). 2 февральдән, ягъни Рамазанга 2 ай кала, Казанда Коръән укырга өйрәтү дәресләре башланып китте. Әлеге курслар Рамазан-шәриф аена әзерләнү максатыннан Татарстан мөфтияте һәм КИУның Госман ибне Гаффан исемендәге Коръән хафизлар әзерләү үзәге тарафыннан оештырылды. Коръән дәресләренә 16 яшьтән өлкәнрәк булган йөздән артык кеше язылды. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте. Укучыларның теләген искә алып, махсус курслар ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен кичке вакытта аерым үткәрелә. Оештыручылар хатын-кыз укучыларның күп булуын истә тотып, өстәмә үткәрү урыны буларак Апанай мәчете мәдрәсәсендә дә курсларны үткәрү карарына килде.  2 февраль көнне беренче дәрес Казанның «Әниләр», «Иман нуры» мәчетләрендә һәм «Рәшидә» үзәгендә үтте. Мөгаллимнәр җыелган халыкны Коръән курсларының программасы, төп эчтәлеге, үзләштереләчәк материал белән таныштырды. 3 февральдән укучылар «Казан нуры» һәм «Гаилә» мәчетләрендә укый башлый.  Шулай ук ял көнендә укырга теләүчеләрне «Зәңгәр» мәчет кабул итәчәк — биредә дәрес бары ирләр өчен генә узачак һәм алар беренче дәрескә 5 февральдә җыелачаклар.   Махсус оештырылачак курслар 8 мәчеттә атнасына 2 тапкыр ике ай дәвамында гарәп әлифбасын, тәҗвид һәм Коръән уку кагыйдәләрен өйрәнүне күздә тота. Дәресләрне Коръән-хафизлар үзәге белгечләре алып бара. Дәресләр үтә торган мәчетләрнең адреслары түбәндәгеләр: Казанның «Рәшидә» (Чәчәкле ур., 24), «Әниләр» (Газовая ур., 18), «Зәңгәр» (Сара Садыйкова ур., 8), «Казан нуры» (Фатыйх Әмирхан ур., 3), «Нурислам» (Муса Бигиев ур., 36), «Иман нуры» (Дорожная ур., 32), «Гаилә» (Җәүдәт Фәйзи урамы, 2), «Апанай» (Каюм Насыйри урамы, 27). Курсларны уңышлы тәмамлаучыларга сертификат һәм бүләк итеп Коръән тапшырылачак. Әлеге чара Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы кысаларында үткәрелә, диелә хәбәрдә.






Загрузка...


Президент Татарстана Рустам Минниханов
Татарстан

Минниханов поздравил мусульман с Днём официального принятия ислама в Волжской Булгарии


Спорт в Татарстане
Татарстан

Якутянин Петр Егоров стал чемпионом России по стендовой стрельбе


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Потапова не смогла пробиться во второй круг турнира WTA в Страсбурге


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в Татарстане
Татарстан

«В мире нет мест, где это невозможно»: грозит ли наводнение Казани?





Путин в Татарстане
Москва

Такер Карлсон стал ведущим телеканала «Россия 24»


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Запись от имени Президента Беларуси сделана в книге соболезнований в посольстве Ирана




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Зеленский заявил, что обеспокоен заявлениями республиканцев в США


Навальный в Татарстане


Здоровье в Татарстане


Частные объявления в Казани, в Татарстане и в России






Загрузка...

Загрузка...



Желдорреммаш

На Улан-Удэнском ЛВРЗ прошел конкурс «Лучший по профессии 2024»



Казань

Mash: банда, избившая мальчика в Казани, унижала и истязала его

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net