Равил Әхмәтшин Казахстан Илчелегендә ачылган кайгы уртаклашу китабында язма калдырды
(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»).Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Казахстан Республикасының Россия Федерациясендәге Илчелегендә булды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте.
Равил Кәлимулла улы Казахстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Ермек Кошербаевка, илдәге фаҗигале вакыйгалар булу сәбәпле, кайгы уртаклашу белдерде.
Ул кайгы уртаклашу китабында язма калдырды.
«Татарстанның Мәскәүдәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән күп санлы корбаннар булу сәбәпле, ихлас күңелдән Казахстанның тугандаш һәм дустанә халкының кайгысын уртаклашам.
Ел башында республикада булган фаҗигале вакыйгалар нәтиҗәсендә туганнарын, якыннарын югалткан һәр кеше өчен ихлас күңелдән борчылабыз.
Зыян күрүчеләргә тиз арада савыгу теләкләрен җиткерәбез. Казахстанның барлык халкына бу авырлыкларны кичерү өчен көч һәм батырлык телибез. Сезнең гүзәл җирегездә тынычлык һәм матур тормыш балкысын», диелгән язмада.
Очрашу кысаларында Равил Әхмәтшин һәм Ермек Кошербаев Татарстан белән Казахстан арасындагы хезмәттәшлекне төрле юнәлешләрдә ныгыту һәм киңәйтү мөмкинлекләре турында фикер алышты. Шулай ук Ермек Беделбаевич елның беренче яртысында Казахстанның эшлекле даирәләре белән Татарстанга килергә теләк белдерде.
Очрашуда Татарстанның халыкара һәм икътисади мәсьәләләр буенча Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Михаил Михалин катнашты.