Главные новости Казани
Казань
Январь
2022

Габдрахман Әпсәләмов — «Сугыштан соң җиң сызганып иҗади эшкә тотына»

0
Габдрахман Әпсәләмов — «Сугыштан соң җиң сызганып иҗади эшкә тотына»

Язучы-фронтовик Габдрахман Әпсәләмов — 20 йөз татар әдәбиятында үзенең ныклы урыны булган, әсәрләре әлегәчә иң күп басыла һәм укыла торган әдипләребезнең берсе. Аның 1960 елларның беренче яртысында язылган «Ак чәчәкләр», русчага тәрҗемәдә «Белые цветы» романы төрле телләрдә 5 миллион данә тулай тираж белән дөнья күрә! Габдрахман Сафа улы Әпсәләмов 1911 елның 28 декабрендә элекке Пенза губернасы Краснослободск өязе, хәзер Мордва Республикасының Ковылкино районы Иске Аллагол авылында туа. Үз авылларындагы башлангыч мәктәпнең өч сыйныфын тәмамлагач, ул Мәскәүгә китеп, укуын Нариманов исемендәге 27 нче татар урта мәктәбендә дәвам иттерә. Шунда әдәби иҗат белән кызыксына башлый: әдәби түгәрәккә йөри, пьесалар, шигырьләр һәм хикәяләр яза. Арада берсе — «Әнвәр тегермәне» исемле шигыре — «Октябрь баласы» журналында басылып та чыга. 8 нче сыйныфны тәмамлагач, Габдрахман Әпсәләмов ФЗӨ мәктәбенә укырга керә, аннары җиде елга якын Мәскәү заводларында слесарь һәм токарь булып эшли. 1940 елда М.Горький исемендәге Әдәбият институтын тәмамлый. Шул ук елда Татарстан дәүләт нәшриятында яшь әдипнең балалар өчен язылган «Киләчәк безнеке» исемле пьесасы, ә тагын бер елдан «Бәхет кояшы» исемле хикәяләр җыентыгы басылып чыга. 1941 елда Габдрахман Әпсәләмов сугышка алына. Башта Карелия фронтының диңгез бригадасы составында — миномёт расчёты командиры, разведчик, 1943–1946 елларда — фронт газеталарында хәрби хәбәрче булып хезмәт итә. Аннары Япониягә каршы сугышта катнаша. Сугыш темасы соңрак аның бөтен иҗаты буйлап уза. Ул яшьлегенә туры килгән дәһшәткә һәм аның каһарманнарына берничә роман, повесть багышлый. Сугыштан соң Габдрахман Әпсәләмов җиң сызганып иҗади эшкә тотына. Ул сигез роман: «Алтын йолдыз», «Газинур», «Сүнмәс утлар», «Ак чәчәкләр», «Мәңгелек кеше», «Күк күкрәр», «Агыла болыт», «Яшел яр» романнарын, шулай ук күпләгән повестьлар, хикәяләр, журнал мәкаләләре, тәрҗемәләр авторы. Тыгыз иҗади тормыш белән яшәвенә карамастан, Габдрахман Әпсәләмов гомере буе җәмәгать эшләре белән шөгыльләнә: 6 нчы чакырылыш СССР Югары Советы депутаты була, КПССның ХХII съезды делегаты итеп сайлана. Сайланулы вазифаларыннан күп тапкырлар Россия һәм Татарстан Язучылар берлекләренең идарә әгъзасы булуын, озак еллар «Казан утлары» һәм «Дружба народов» журналларының редколлегия әгъзасы итеп сайлануын да әйтик. Габдрахман Сафа улы 1979 елның 7 февралендә Казан шәһәрендә вафат була. Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнә. Язучының гаиләсе турында берничә сүз. Демобилизацияләнгәннән соң, 1946 елның апрелендә ул үзен үзбәк тылында көтеп алган сөйгәне Маһинур белән Казанга күченеп кайта. Сүз уңаеннан Маһинурның чыгышы белән татар морзаларыннан булуын, агасы Гыйниятулла Селихметнең Харбин мәчетенең беренче имамы икәнен белдереп үтик. Яшь гаиләнең Казанда ике балалары: уллары Булат һәм кызлары Ләлә туа. Ләлә Әпсәләмова — инглиз теле укытучысы, Мәскәүдә яши; аның ире — атаклы джаз саксофонисты һәм композитор Алексей Козлов. Булат Әпсәләмов, талантлы галим һәм педагог, 1995 елда, 48 яшендә вакытсыз дөнья куя. Габдрахман Әпсәләмовның оныгы — Альбина Булат кызы Әпсәләмова — танылган шагыйрә, «Казан» журналының баш мөхәррире. Тагын бер оныгы — Тимур Булат улы Әпсәләмов — икътисад фәннәре кандидаты. Язучының вафатыннан соң да 40 елдан артык вакыт узды, әмма аның исеме онытылмый. Иң популяр әсәре — «Акчәчәкләр» романы буенча фильм төшерелде. Казан шәһәрендәге бер урам язучы исемен йөртә. Әпсәләмов урамын кисеп узучы «Ак чәчәкләр — Белые цветы» бульвары шәһәр халкының яраткан ял урыны. Габдрахман Әпсәләмовның китаплары бүген дә кабаттан бастырып чыгарыла, аларны яшьләр укый, интернеттан күчереп ала. Язучы бәхете шундый буладыр…






Загрузка...


Президент Татарстана Рустам Минниханов
Татарстан

Минниханов: Товарооборот Китая и Татарстана за год вырос в два раза


Спорт в Татарстане
Татарстан

Россия выиграла 266 из 387 золотых медалей на Играх БРИКС


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Хуберт Хуркач

Хуркач о реванше со Зверевым: «В голове сидел тот матч в финале United Cup»


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в Татарстане
Татарстан

В Чистополе двух совят по кличке Тутти и Фрутти вернули на волю





Путин в Татарстане
Татарстан

Доверие Путина, успех Казани и сравнения с Олимпиадой: главные выводы по Играм БРИКС-2024


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

«Все решено»: Лукашенко поблагодарил Лаврова за важное для Белоруссии решение




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

"Начинка — нацизм": Захарова вскрыла истинную суть Киева после слов приспешника Зеленского о Крыме


Навальный в Татарстане


Здоровье в Татарстане


Частные объявления в Казани, в Татарстане и в России






Загрузка...

Загрузка...



Владимир Высоцкий

Литература: Почему Владимир Высоцкий всю жизнь мечтал познакомиться с Иосифом Бродским, а после встречи расплакался, как ребенок



Казань

Челябинцев наказали за самолет, укатившийся за пределы взлетной полосы

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net