Главные новости Казани
Казань
Январь
2022

Самара татарларының «Шигърият дөньясында» бәйгесе җиңүчесе билгеле

0

(Казан, 1 гыйнвар, «Татар-информ»). Самараның «Бердәмлек» газетасында Эльмира Шәвәлиеваның «Шигърият дөньясында» дип аталган язмасы чыкты. Үткән елның ноябрь — декабрь айларында онлайн форматта Бөтенроссия күләмендә үткәрелгән дүртенче «Шигърият дөньясында» конкурсына декабрь ахырында йомгак ясалды. Бу юлы конкурсның спонсорлары булып өлкә һәм шәһәр татар автономияләре чыктылар, ә оештыручысы шул ук Искәндәр Сәетов иде. Самара өлкәсендә уздырылып килүче «Шигърият дөньясында» конкурсы Россиягә генә түгел, бөтен дөньяга танылып килә дип, авыз тутырып әйтергә була. Май аенда уздырылган конкурста 370 бала катнашкан булса, бу юлы жюрига 530лап видеоязманы карарга туры килде. Жюри составына Самараның «Яктылык» татар мәктәбенең татар теле укытучылары Нурзидә Фәйзуллина һәм Фәния Гыйлаҗева, Иске Ярмәк авылы мәктәбендә татар теле укыткан, ә хәзер шигърият түгәрәген җитәкләгән Әлфия Баһаутдинова, Южный город укыту үзәгенең рус теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Гүзәлия Сәлимгәрәева һәм «Бердәмлек» газетасының баш мөхәррире Эльмира Варфоломеева кертелгән иде. Онлайн конкурсны масштаблы итеп уздыру кыен булып саналса да, мөмкин икән. Моның өчен оештыручыларга — Искәндәр Сәетовка һәм аның кызы Альмирага рәхмәт әйтергә кирәктер. Болай эшләгәндә, башкаручыларны бер җиргә туплап, ашатып-йоклатып, юлда яфалап йөртергә кирәкми. Һәм бу бөтен яктан да дөрес булды. Ни дисәң дә, конкурс коронавирусның котырып үсеп киткән чорына туры килде бит. Искәндәр Сәетов сүзләренә караганда, әлеге конкурста Самараның «Яктылык» татар мәктәбеннән, Кошелев микрорайоны, Южный город һәм татар авыллары мәктәпләреннән, Россиянең күп регионнарындагы балалар бакчаларыннан һәм мәктәпләрдән 530лап шигырь сөюче катнашты. Шулай итеп, әлеге чара язгысыннан да шактый күләмлерәк булып чыкты. Балалар саны артык күп, башкару рәвеше һәм сыйфаты төрле, чыгышлар дүрт телдә (татар, рус, инглиз һәм азәрбайҗан) булса да, бу юлы күпсанлы чыгышларны бәяләү артык талчыктырмады, чөнки Искәндәр Сәетов махсус таблица эшләп чыгарган иде. Катнашучылар теле, яше, әзерлеге буенча төрле төркемнәргә бүленгән. Жюри әгъзаларына чыгышларны карарга һәм тиешле графага тиешле тамгаларны куеп чыгарга гына кирәк иде. Ә Искәндәр Зиннур улы, билгеләрне сводный таблицага җыеп, уртача гадел билгене исәпләп чыгарды. Өченче конкурстан соң ярты ел гына вакыт үтүенә карамастан, әлеге конкурста катнашучыларның чыгышлары күпкә яхшырган, дип әйтеп була. Күп номерлар өчен махсус костюмнар тегелгән, бу бигрәк тә Татарстан балалар бакчаларына һәм мәктәпләренә хас күренеш. Татар телендәге шигырьләрне аңламыйча ятлаган чыгышлар да берничәү генә. Татар сүзләренең, хәрефләрнең әйтелеше дә тәртәгә сыя башлаган. Ләкин без әлеге мәкаләдә лауреат исемен алган Самара өлкәсе укучыларына гына тукталып үтәрбез. Әлбәттә, Камышлы районы балалары шигырь сөйләү буенча әйдәп баручылар арасында. Мисал өчен, миңа да, башка жюри әгъзаларына да Камышлы мәктәбе укучысы Нияз Мингазовның чыгышы бик тә ошады. Анда видеоракурс та уңышлы алынган, башкаручының йөзе дә дөрес яктыртылган, яшүсмернең шигырь укый белү осталыгы да тел-теш тидерерлек түгел.

Иске Ярмәк авылының иң оста шигырь сөйләүчесе булып танылган София Шәрәфетдинова бу юлы Роберт Миңнуллинның «Татарларым» оран-поэмасын тәкъдим итте. Әлбәттә, Софиягә иң югары балл куелды: татар костюмы да үзенә килешеп тора, арттагы панно да Сок елгасын хәтерләтә, дикция дә шәп, башкару осталыгы да, кул хәрәкәтләре тылсымы да бар. Ләкин… Ләкин бу шигырь оран-поэма дип атала. Димәк оран салу, ягъни шигырьдә ниндидер өзлегү, кычкырып дәшү, өндәү булырга тиеш иде. Ләкин булмады. Мондый шигырь яшь, әле тормышны белмәгән кыз өчен түгел, бу Роберт Миңнуллин кебек татар өчен янып-көеп яшәгән ата татар өчен язылган поэма. Димәк, бу әсәрне уку өчен Софиягә дә, башка башкаручыга да татар өчен җан атарлык шәхес булып җитешергә кирәк.

Ә менә Камышлы мәктәбе укучысы Алмаз Галиев Әнвәр Давыдовның «Минем сагыш» шигырен дөрес интонацияләр куеп сөйләде: сугышка китүче әтисе, сугыштан соңгы җитеш, шат һәм бәхетле тормыш, ләкин ата назы, ата сүзе ишетмичә үскән малаеның юксынуы бик дөрес итеп тасвирланган һәм, иң мөһиме, башкаручының яшенә, хис-тойгыларына туры килеп тора. Дүртенче призер — Самара шәһәренең «Яктылык» татар мәктәбе укучысы Аиша Дадашева. Монда да шигырьнең башкаручыга туры килү-килмәвен билгеләп үтмичә булмый. Тугызынчы сыйныфта укучы кыз бала инде курчак уйнау яшеннән чыккан һәм, бәлки, әнисенә үзеннән кечерәк сеңел һәм ир туганнарын карашырга булышадыр. Алай булгач, Муса Җәлилнең «Бала йокысы» шигыре аңа туры килә. Аиша аяк очларына гына басып килә, телефонны кабыза һәм балага соклануын акрын тавыш белән, уятмаска тырышып тасвирлый. Бәлки шушы саклыгы, ниндидер татлы назы өчен аңа югары балл бирелгәндер дә. Нәтиҗә ясап, кабатлап, шуны әйтәсе килә: конкурска җибәрер алдыннан укытучылар видеоязмаларны тикшерсеннәр, җитешсезлекләрен күрсәтеп, кат-кат яздырсыннар, камилләштерсеннәр иде. Шигырь уку - ул югары иҗат, кечкенә генә театр. Моны сүз белән генә аңлатып булмый, әсәрне яратырга, аңларга, башкаларга да аңлата белергә кирәк! Күңелең белән эчтәлеген кабул итеп, үзең аша үткәреп, хис-тойгыларга бирелеп укыганда гына тамашачы автор әйтергә теләгән сүзләргә җаны-тәне белән ышана. Конкурста лаеклы урын алган балаларны бүләкләү тантанасы да онлайн форматта үтте. Теләгән кешегә аларны nasledie-tatar.ru сайтыннан карарга була.






Загрузка...


Президент Татарстана Рустам Минниханов
Татарстан

Минниханов встретился с министром лесного хозяйства Республики Беларусь Куликом


Спорт в Татарстане
Татарстан

Леонов заявил, что инвестор для школы Загитовой в Казани найдётся к концу года


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Теннисистка Камилла Рахимова поднялась на 73-е место в рейтинге WTA


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в Татарстане
Татарстан

Казань вошла в десятку городов с самыми активными самокатчиками





Путин в Татарстане
Татарстан

Президенты России и Бразилии договорились встретиться на саммите БРИКС


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Лукашенко захотел разочаровать международных наблюдателей




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Трамп и Харрис говорят Зеленскому «может быть»: неопределенность места встречи унизительна для Киева


Навальный в Татарстане
Москва

Иван Дроботов: «Молоток — неподходящий инструмент решения политических конфликтов»



Здоровье в Татарстане


Частные объявления в Казани, в Татарстане и в России






Загрузка...

Загрузка...



Алсу

Имущество певицы Алсу и бизнесмена Абрамова арестовано судом



Казань

Ректор ННГУ занял 2-е место по размеру зарплат у глав вузов ПФО

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net