Чирмешән районында социаль хезмәткәрләр ярдәмгә мохтаҗ 200гә якын кешене карый
(Чирмешән, 30 гыйнвар, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән» , Кадрия Гамирова). Чирмешән районында 36 социаль хезмәткәр ярдәмгә мохтаҗ өлкән яшьтәге 186 кешегә өйдә хезмәт күрсәтә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Социаль хезмәткәрләребез 22 авылда эшли. Өлкәннәр аларның хезмәтеннән канәгать. Югары Кәминкә, Шешминка, Лагерка авылларында да социаль хезмәткәр сораучы әби-бабайлар бар, моңа алынырга теләүчеләрне без үзебездә көтәбез», — ди «Мәрхәмәтле йөрәк» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Фирдәвес Морадыймова. Ландыш Галимова социаль хезмәткәр булып 17 ел эшли, Лашман авылыннан килеп, Чирмешәндә — дүрт һәм Казанкада яшәүче бер өлкән кешегә булыша. Ул үз машинасы белән йөри. «Үземнең карамактагы әби-бабайлар янына үзизоляция вакытында ешрак та килергә туры килде. Алар бит инде үз гаиләң әгъзасы кебек булып бетә, бер-беребезгә ияләшәбез, эшләрне дә үз өеңдәге кебек башкарасың. Бер бабайны 9 ел карадым, аны югалткач бик авыр булды» — ди Ландыш Галимова. Чирмешәннән Наталья Бороздина бу тармакта инде 27 ел. Ул да үз эшенең чын остасы, бүген алты өлкән кешене карый. Иске Котыш авылыннан Наталья Рабина җаваплылыгында да ярдәмгә мохтаҗ алты кеше. Ул әби-бабайларга игътибарын кызганмый. Йомшак күңелле, тырыш хезмәткәрне үзләренә билгеләүләрен сораучы өлкәннәр күп икән. Натальяның тәрбиягә алган баласына да назы җитә. Илсөяр Яруллина социаль хезмәткәр булып ике ел гына эшләсә дә, үзәктә аның турында мактау сүзләре генә ишетергә туры килде, әбиләр дә аны яратып өлгергәннәр. Илсөярнең бу эшкә керешүенә каенанасы Фәридә сәбәпче булган. Ул өлкәннәргә инде 15 ел булыша. Тәҗрибәле социаль хезмәткәр, бер авырсынмыйча, урын өстендә яткан кешеләрне дә карый. Бүген дә алты өлкән кешегә булышып тора. Авыр вакытларда күрсәткән ярдәме — волонтерлык эше дә игътибарсыз калмаган Илсөярнең — «#Без Бергә» Гомумроссия акциясенә керткән өлеше өчен, Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы аны Рәхмәт хаты белән бүләкләгән.