Главные новости Казани
Казань
Май
2020

5 мең сум кемнәргә бирелә? - "Шәһри Казан" газетасы

0

(Казан, 21 май, «Татар-информ», «Шәһри Казан»,Эльвира Мозаффарова). Россия Президенты Владимир Путинның балалы гаиләләргә тәкъдим иткән өстәмә ярдәм турындагы хәбәрен күпләр шатланып кабул итте. Пособиеләрне алу тәртипләре турыда редакциябезгә сораулар да еш килә. Аларга Татарстан пенсия бүлеге идарәчесе Эдуард ВАФИН җавап бирде. – Путин вәгъдә иткән 5 мең күләмендә акчалата түләү кемнәргә каралган?

– Ана капиталы хокукыны ия булган 3 яшькәчә баласы булганнарга өч ай дәвамында 5 мең сум пособие каралган. Акча алу өчен гражданнарның Россия Федерациясе территориясендә яшәве шарт. Чит илдә яшәгән Россия гражданнарына ул түләнми, бу акчага гаризаны ана капиталы сертификаты хуҗасы гына бирә ала.

– Балага 3 яшь апрельдә тулса, гаиләгә акча түләнәме?

– Сүз 2020 елның апреленнән июньгә кадәр өч яше тулмаган балалар турында бара. Апрельдә балага өч яшь тула икән, аңа шул ай өчен акча түләнә. Майда өч яшь тулган очракта, түләү ике ай өчен каралган.

– Июнь ахырында туган балага июнь ае өчен түләү каралганмы?

– Әйе, канун буенча айлык түләүгә хокук 2020 елның 1 июленә кадәр бирелә. Быелның 30 июнендә туган бала өчен дә автомат рәвештә 5 мең сум акча алу хокукы бар. Ә инде бала 1 июльдә туган икән, гаилә ана капиталы хокукына ия була, әмма 5 мең сум акчалата түләү ала алмый.

– Ана капиталы акчасын тулысынча файдаланган гаиләләр бу акчага өмет итә аламы? 

– Ана капиталыннан тулысынча файдаланган, мәсәлән, капитал акчасын ипотека түләүгә тоткан гаиләләр дә бу пособиегә дәгъва кыла ала.

– 5 мең сум акча һәр балага биреләме?

– Әйе, өч яше тулмаган һәр балага 5 мең сум акча түләнә. Гаиләдә өч яшькә кадәрле ике бала булган очракта өч айга 30 мең сум ярдәм күрсәтелә дигән сүз. Бу акча ана капиталын киметми, өстәмә ярдәм буларак, федераль бюджеттан бирелә.

– Өстәмә түләү акчасын сертификат рәсмиләштергәнче үк алып буламы?

– Була. Әти-әнинең кулында ана капиталы сертификаты булу-булмау әһәмиятле түгел, иң мөһиме - сертификат алуга хокук булсын. Бу очракта Пенсия фонды органнары сертификат рәсмиләштерүне өстәмә түләү турында карар чыгару белән бергә башкарачак.

– Өстәмә түләү гаилә кереме күләменә карыймы?

– Әлеге төр түләү гаилә кеременә, эш урынына, хезмәт хакына, пенсия һәм башка социаль ярдәм алуга карамый. - Акчаны алыр өчен Пенсия фондына барырга кирәкме? Пандемия шартларында бу ничек башкарыла? 

– Акча алу өчен быелның 1 октябренә кадәр Пенсия фондының рәсми сайтындагы шәхси кабинет, яисә Дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза язу да җитә. Өстәмә бернинди документлар таләп ителми. Кирәк булган очракта, тиешле мәгълүматны Пенсия фонды үзе соратып алачак. Гаризаларны Пенсия фондының Клиентлар белән эшләү хезмәтендә дә тапшырып була. Әмма моның өчен алдан язылып куярга кирәк. Хәзерге чорда Пенсия фонды хезмәтләреннән дистанцион рәвештә куллану отышлырак. Гаризада ана капиталына хокуклы кешенең банк счеты реквизитлары күрсәтелергә тиеш. Акча башка кеше счетына күчерелми.

– Гаиләләргә бу акча түләнмәү очраклары була аламы?

– Балага карата ата-ана хокуклары чикләнгән яисә бу хокуктан мәхрүм ителгән, айлык түләүгә хокук биргән бала вафат булган очракта, шулай ук дөрес булмаган мәгълуматлар күрсәтелгәндә акча түләнми. Йомгаклап шуны әйтәсем килә, пенсия өлкәсендәге яңалыклар белән социаль челтәр аша - безнең ВКонтакте, Фейсбук һәм Инстаграмдагы биттән танышып бара аласыз. Пенсия бүлегенең контакт-үзәгенә 8(843) 279-27-27 телефоны буенча шалтыратып, үзегезне кызыксындырган сорауларга җавап таба аласыз.

Президент указы белән 11 майдан кергән төзәтмәләр буенча 3 яшькәчә балаларга апрель, май, июнь өчен бирелә торган акчаны хәзер ана капиталы хокукына ия кешеләр генә түгел, 2017 елның 1 апреленнән 2020 елның 1 гыйнварына кадәр бала тапкан, яки сабыйны уллыкка алган барлык гаиләләр дә алырга хокуклы.

Моннан тыш Владимир Путин соңгы мөрәҗәгатендә 1 июньнән 3 яшьтән-16 яшькәчә балаларга бер тапкыр 10 мең сум пособие бирелү хакында да әйтте.

“Әлеге өстәмә акча быелның 11 маеннан 30 июньгә кадәр 3-16 яшьтә булган һәр балага каралган. Акчаны алыр өчен дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза тапшырырга кирәк. Опекун баласы өчен гариза тапшырганда аларның күпфункцияле үзәкләргә, яки пенсия бүлекләренә алдан язылып килүләре мәҗбүри. Ә әти-әни баласы өчен гаризаны электрон рәвештә федераль хезмәт порталы аша тапшыра ала. Акча күчерү өчен банкның реквизитларын, барлык документларны дөрес, төгәл тутыру мөһим.

Бер цифрда хата китү аркасында акча күчмәскә мөмкин, – диде Татарстан Пенсия бүлегендә пенсияне исәпләү һәм билгеләү бүлеге җитәкчесе Светлана Гайдук. Гаризалар 1 октябрьгә кадәр кабул ителә, шуңа да иртәгә үк өлгерим дип ашыгырга кирәк түгел. Пособие гаиләдәге һәр балага түләнә, дип тә искәрттеләр.






Загрузка...


Президент Татарстана Рустам Минниханов
Татарстан

Минниханов встретился с Королем Бахрейна в Москве


Спорт в Татарстане
Татарстан

Гонки на яхтах и практики лидеров рынка: предприниматели Татарстана станут участниками образовательной регаты в Москве


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Ирина Хромачёва

Россиянки Хромачёва и Сизикова пробились в финал парного турнира в Рабате


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в Татарстане
Татарстан

Российские ученые выявили зерновые культуры, снижающие выбросы CO2





Путин в Татарстане
Татарстан

Президент РФ Владимир Путин назвал Волгоградскую область в числе регионов-лидеров по динамике роста качества жизни


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Лукашенко подчеркнул роль патриарха Кирилла в укреплении связей Москвы и Минска




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

"Зеленскому приготовиться". В Киеве раскрыли, что задумал Порошенко


Навальный в Татарстане


Здоровье в Татарстане


Частные объявления в Казани, в Татарстане и в России






Загрузка...

Загрузка...



Пётр Чайковский

В Якутии фестиваль классического балета «Стерх» откроется бессмертной классикой Петра Чайковского «Лебединое озеро»



Казань

В Ярославле решили бороться с «маргинальным образом жизни» на скамейках

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net