25 майда «Татар-информ»да Рамазан ае йомгакларына багышланган матбугат очрашуы була
(Казан, 22 май, «Татар-информ»). 25 майда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Рамазан ае йомгакларына багышланган матбугат очрашуы була.
Очрашуда Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшчәнлек буенча киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров, Татарстан Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды генераль директоры Булат Мәрданов, Татарстан Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова катнаша.
Матбугат очрашуы ике телдә була. 13 00 сәгатьтә башлана.
Очрашуны «Татар-информ» онлайн күрсәтәчәк.