Яңа ел корпоративында сугышканнан соң, тугыз көн комада яткан егет үлгән
Прикамьедагы Губаха шәһәрендә узган елның 24 декабрендә «Гранат» кафесында корпоратив кичәсе була. Тимер юлчылар цехы коллективы бирегә Яңа ел каршыларга җыела. Кафеда тагын берничә компания була. 23.15 сәгатьтә 33 яшьлек Егор билгесез ир-ат белән талаша. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте. «Видеокүзәтү камералары кадрлары буенча Егорның берничә ир-ат белән баскыч төбенә чыгуы күренә. Аларның берсе иремнең битенә суга, ирем егыла һәм аңын югалта. Аннары аны аяклар белән типкәләп кыйныйлар. Читать дальше...