«АИГЕЛ» солисты Казанга яшәргә күчкән
(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Чаллы шагыйрәсе, «АИГЕЛ» дуэты солисты Айгөл Гайсина Чаллыдан Казанга күченде. Бу хакта Айгөл үзенең «Инстаграм» аккаунтында хәбәр итте.
Җырчы Мәскәүгә күчәргә планлаштырганын сөйләде, ләкин аның планнарын Covid-19 үзгәрткән, чөнки нәкъ менә Мәскәү укучыларын каникулга җибәргәннәр. Вәзгыятьнең кискенләшүеннән куркып, ул яшәү өчен Татарстан башкаласын сайларга булган.
Җырчы әлегә үзе яшәгән районны әйтми, чөнки «күз тидерергә курка».
