«АИГЕЛ» төркеме Glamour журналы премиясенә номинацияләнгән
«АИГЕЛ» төркеме Glamour журналы премиясенә #GLAM_PROMUSIC категориясендә номинацияләнгән. Бу хакта «Иптәшләр.Татарлар» телеграм каналы яза. «АИГЕЛ» төркеме (Айгөл Гайсин һәм Илья Барамия) иҗатының иң мөһим хайлайтлары дип, татар телендәге альбом, «Кичке Ургант» тапшыруы һәм «Топи» сериалына OST-альбом билгеләнгән. Татар төркеме өчен тавышны биредә калдырырга мөмкин. Аның нәтиҗәләре 15 майда билгеле булачак. Glamourның әлеге премиясе быел дүртенче тапкыр тапшырыла. Аның кысаларында социаль челтәрләрдәге иң яхшы аккаунтлар рейтингы төзелә. Читать дальше...