Добавить новость
Главные новости Гала
Гал
Май
2016

Өлкәннәр сәхнә тотты

0
Өлкәннәр сәхнә тотты

Өлкәннәр – үзгә халык. Аеруча үзешчән сәнгатьтә катнашучылар. Районда үткәрелгән чараларның һәрберсенә бар тырышлыкларын куеп, көндәшләре белән ярыша-ярыша әзерләнәләр. Алар үзләренә алган һәр эшне зур җаваплылык тоеп, төгәл итеп башкарырга өйрәнгән буын. Ветераннарның «Балкыш» фестивалендә дә бу бик ачык күренде. 

Гала-концерт башланганчы ук Түбән Суыксу авылының мәдәният йорты сәхнәсе генә түгел, тирә-ягы да өлкәннәрнең җыр-биюләреннән гөрләп тора иде. Сәхнәгә чыкканчы һәр коллектив, аерым солист үз номерын кабатлап калырга тырыша, бер читтәрәк татар көйләре агыла, икенче якта Кече Шилнәнең «Сударушка»лары сыздыра. Йөзләрендә бәйрәм кәефе. Моның сәбәбе фестивальдә катнашу гына түгел, алда торган Бөек Җиңү бәйрәме дә. Чөнки бу чарада, нигездә, сугыш чоры балалары, аннан соңгы авыр елларда туган, яшьлекләрен, бар гомерләрен районны үстерүгә багышлаган буын чыгыш ясады.

«Бүген районда иң җаваплы чор – язгы чәчү вакыты булса да, без фестивальне үткәрергә карар кылдык. Сез үз вакытында чәчкәнсез дә, ургансыз да, балалар да укыткансыз, район өчен барысын да эшләгәнсез. Кайберләрегез әле бүген дә хезмәттә», – дип, шул фикерне ассызыклады район башлыгы Васил Хаҗиев та. Активлыклары, традицияләрне дәвам итүдә керткән көчләре өчен өлкәннәргә рәхмәтен белдерде.

«Балкыш» фестивалендә катнашырга теләүчеләр саны да елдан-ел арта бара. Теләнче Тамак авылының ветераннар хоры «Картаямыни соң йөрәк?» дип концертны башлап җибәреп, барлык өлкәннәрнең бүгенге күңел халәтен ачып салгандай булды. Җырлаучыларның үз яшьләре өчен тавышлары сокланырлык көчле, шигырь сөйләүчеләрнең – сәнгатьле, фольклор коллективларын инде әйтеп тә торасы юк, сәхнәдә йөри-йөри чарланып беткәннәр. Барысын да санамыйча, иң өлкән катнашучыларның гына исемнәрен атап үтәсе килә. Яңа Бүләктән тыл һәм хезмәт ветераны, 89 яшьлек Рәшидә апа Мирсәетова, ялгышмасам, иң өлкәне булды. Ул бик моңлы итеп җыр башкарды. Шулай ук тыл һәм хезмәт ветераны, КамАЗ төзелеше ударнигы, 84 яшьлек Ләйлә Ризатдиновага үсмер малай булып киенеп, Габдулла Тукайның «Су анасы» поэмасын яттан сөйләде. Сәхнәдәге күз иярмәс хәрәкәтләренә тамашачылар сокланып утырды. Ильбухтинодан 79 яшьлек Нина Сенчонкова сугыш турында такмаклар башкарды. Ул алты бала анасы, беренче дәрәҗә Ана даны медале кавалеры. Бәткедән 79 яшьлек Эльза Лапаева да үз такмаклары белән залдагыларның күңелен яулады. Иске Гәрдәледән 78 яшьлек Нәсия Гыйльмиева «Гомер уза» дип моңлы җыр сузды. Яңа Бүләктән биш ел хәрби диңгез флотында хезмәт иткән 76 яшьлек Гомәр Ханнановның йөгерек хәрәкәтләр белән матрос биюен башкаруы тамашачыда элеккеге моряклар булмый, алар күңелләре белән бүген дә диңгезче дигән фикер калдырды. Гомумән, фестивальдә Җиңү, бөек шагыйрь Габдулла Тукайның 130 еллыгы темалары зур урын алган иде.






Загрузка...


Губернаторы России
Москва

Собянин: Москва и Пекин подписали программу сотрудничества на 2024-2026 годы


Спорт в России и мире
Москва

Резидент «Инсайт Люди» Дмитрий Зубов установил мировой рекорд по чеканке мяча


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Людмила Самсонова

Самсонова поддержала Андрееску после победы над ней в финале турнира в Хертогенбосхе


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Бизнес-омбудсмен Москвы оказывает поддержку НМСП





Путин в России и мире
Москва

ЯНДЕКС, АЛЕКСАНДР ПУШКИН, АНАТОЛИЙ ГОЛОД И "СВЯТОЙ ЛЕНИН" ВЕДУТ СЛЕДСТВИЕ ВЕКА! ВАЖНЫЕ СЕРЬЁЗНЫЕ ДАННЫЕ.


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Гале, в Абхазии и в России






Загрузка...

Загрузка...



Жанна Агузарова

Жанну Агузарову -награждённую титулом «Легенда вне времени» вырезали



Москва

«Тот самый длинный день в году...»: Минобороны опубликовало архивные документы о начале Великой Отечественной войны

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net