Добавить новость
Главные новости Гала
Гал
Май
2016

Фермерлар бәрәңге утырта башлады

0

Районда язгы чәчүнең 35 проценты башкарылды. Бөртекле культуралар мәйданнарының 41 проценты, азык культураларының 23 проценты чәчелде. «Кама» агрофирмасы чөгендер чәчүгә кереште. Биредә барлык мәйданның, ягъни 3023 гектарның яртысына орлыклар керде. «Чаллы яшелчәсе» яшелчәләр утыртуны башлады. Кишер һәм аш чөгендере тулысынча утыртылды, чиратта – кәбестә. Узган ялларда фермерлар бәрәңге утыртуга кереште. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, әлегә бу эш 6 процентка башкарылган.

Беренчеләрдән булып бәрәңге утыртуга Бордыбаш авылы фермеры Илдар Әшрәфуллин тотынды. Фермерның икенче икмәккә билгеләнгән барлыгы 30 гектар җире бар. Инде сигез ел бу юнәлештә эшләү дәверендә ул мәйданнарны бераз арттыруга ирешкән. Башлаганда 10, былтыр – 25 булган. Быел исә тагын 5 гектар җир алып, анда «Гала» дип аталган яңа сорт керткәннәр. «Бу иртә өлгерә торган, сары эчле, сату өчен бик яхшы бәрәңге. Сатып алучылар ярмалы бәрәңге сорый, шуңа күрә аларның ихтыяҗларыннан чыгып эшлибез. Сатуга нигездә Яр Чаллы базарларына чыгабыз. Калган мәйданнарда шундый ук сыйфатларга ия «Беллороза» сорты. Узган ел гектарыннан уртача 26 тонна, барлыгы 650 тонна уңыш алдык. Бу безнең өчен начар күрсәткеч түгел, – дип аңлатып үтә фермер хуҗалыгы җитәкчесе.

Бордыбаш авылы янындагы басуда без барганда, пәнҗешәмбе көнне, фермер үзе, улы Йолдыз, механизаторы Илдус Рәхмәтуллин һәм бәрәңгене аралауда авылдашларына ярдәм итүче пенсионер апалар Рәсимә Миңнеханова һәм Галия Печникова эшлиләр иде. «Гала» сортын утыртуны төгәлләдек. «Беллороза»ның әлегә 18 гектарын утырттык. Һава торышы уңай торганда көненә 5-6 гектар җирне әйләнәбез. Алдагы 3-4 көндә эшне тәмамларга исәп. Техниканың ватылмыйча, сынатмыйча эшләве бик мөһим», – ди Илдар Нәгыймуллович. 

Техника яңартуга килгәндә, узган ел 60ка 40 программасы нигезендә «Әшрәфуллин» крестьян-фермер хуҗалыгы бер «Беларусь» тракторы, культиватор һәм бәрәңге казу техникасы алуга ирешкән. «Басу өстенә актарып салынган бәрәңгене җыю өчен кеше ялларга туры килә. Киләсе уңышны җыю чорына шушы ук программа буенча бәрәңге алу комбайны алып булмасмы дип уйлыйбыз», – дип планнары белән дә уртаклаша фермер.

«Әшрәфуллин» хуҗалыгыннан соң, 4 майда, «Шилнә» җитештерү кооперативы да бәрәңге утыртуга кереште. Быел биредә 150 гектар мәйданда икенче икмәк үстерү планлаштырыла. «Көненә уртача 8 гектар утыртабыз, җир әзер, туфрак юеш түгел», – ди кооператив җитәкчесе Алмаз Йосыпов. Шулай ук районның «Миңнеханов» крестьян-фермер хуҗалыгында һәм «Чаллы яшелчәсе»ндә икенче икмәк үстереләчәк. Алар басуга шушы көннәрдә чыгарга ниятли. 






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Гале, в Абхазии и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net