Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Апрель
2026

Республика клиник хастаханәсен яңарталар: ремонтка миллиардлар сарыф ителәчәк

0

Татарстан Республика клиник хастаханәсендә масштаблы модернизация эшләре башланды. «Татар-информ» агентлыгына клиниканың матбугат хезмәтендә ремонт ничек узачагы турында сөйләделәр.

Клиниканы яңарту турында карар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында кабул ителде. Бүгенге көндә Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе 1,7 миллиард сумга аукцион игълан итте – эшләрнең беренче этабы шул бәягә төшәчәк. Барлыгы ике этап планлаштырылган, аларның һәрберсе берәр ел дәвам итәчәк.

Фото: Республика клиник хастаханәсе матбугат хезмәте

«2026 ел дәвамында кабул итү-диагностика бүлеген, төп корпус бүлекләрен һәм башка ярдәмче хезмәтләрне яңарту планлаштырыла. Икенче этапта реанимация ярдәме хезмәте һәм операция блогы киңәйтеләчәк, ремонт төп биналарда һәм ярдәмче хезмәтләрдә узачак. Хастаханә комплексын капиталь ремонтлау һәм модернизацияләү эшен 2027 ел азагына тәмамлау планлаштырыла», – дип белдерделәр Татарстан Республика клиник хастаханәсе матбугат хезмәтендә.

Фото: Республика клиник хастаханәсе матбугат хезмәте

Хастаханәдә билгеләп үтүләренчә, масштаблы ремонтның төп бурычы – пациентлар өчен шартларны яхшырту һәм заманча стандартларга туры китерү.

Ремонт эшләре блоклап башкарылачак. Клиника, ремонт баруга карамастан, өзлексез эшләвен дәвам итәчәк.

«Республика клиник хастаханәсе, Татарстан сәламәтлек саклау тармагының флагманы буларак, алдынгы сафта тора. Безнең бүгенге бурыч – бу позицияләрне саклап калу һәм аларны алга таба тагын да үстерү», – дип билгеләп үтте хастаханәнең баш табибы Марат Гатауллин.

Марат Гатауллин: «Безнең бүгенге бурыч – хастаханәнең алдынгы позицияләрен саклап калу һәм аларны алга таба тагын да үстерү»

Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Исегезгә төшерик, Республика клиник хастаханәсен модернизацияләү турында узган елда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов игълан итте. Төбәк җитәкчелеге алдынгы югары технологияле үзәкләрне модернизацияләү максатын билгеләде. Республиканың иң зур медицина учреждениесеннән тыш, яңарту эшләре район һәм шәһәр хастаханәләренә дә кагылачак.

Клиникада соңгы тапкыр ремонт 2013 елгы Универсиада алдыннан үткәрелгән иде.

Республика клиник хастаханәсе матбугат хезмәтендә әйтүләренчә, масштаблы яңарту медицина ярдәме күрсәтү сыйфатын арттырырга, клиниканың логистикасын яхшыртырга, пациентлар һәм медицина персоналы өчен заманча инфраструктура булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

Роман Баданов, «Татар-информ»






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net