Татарстанда Ык елгасында коткаручылар балыкчы мәетен тапкан
Татарстанда балыкка китеп югалган ике ир-атның берсен үле килеш тапканнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Ике ир-ат җомга көнне, 17 апрельдә, Татарстанның Минзәлә районында Ык елгасында балык тотканда югалган. Дусай-Кичү авылы янында эзләү барышында 6нчы зона эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре югалган балыкчыларның көймәсен табып алган. Аннары водолазлар яр буеннан 800 метр ераклыкта, бер метр тирәнлектә 37 яшьлек ир-атның мәетен тапкан.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында искәртүләренчә, ул коткару жилеты кимәгән булган. Ир-атны полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.
Икенче балыкчы – 39 яшьлек ир-ат әлегә табылмаган. Бүген эзләү эшләре яңадан башланачак.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында кисәтүләренчә, хәзер республика сулыкларындагы вазгыять катлаулы. Суның температурасы әле кышкыныкыннан аерылмый диярлек. Мондый вазгыятьтә суда куркыныч әйберләр белән бәрелешү, көймәдән суга егылып төшү һәм өшеп үлү куркынычы бик зур.
