Рузилә Фәттахова: Туган тел укытучысы - бердәмлекнең алтын баганасы
Казанда узган «Туган тел» җыенында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты доценты, филология фәннәре кандидаты һәм Туган (татар) тел һәм әдәбият укытучылары ассоциациясе директоры Рузилә Фәттахова чыгыш ясады. Ул үзенең докладында милли мәгарифнең бүгенге торышы, укытучыларның җәмгыятьтәге роле һәм берләшмәнең ирешкән уңышлары турында сөйләде.
Спикер билгеләп үткәнчә, 2026 елның Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан «Халыклар бердәмлеге елы» дип игълан ителүе милли телләрне саклау юлында зур җаваплылык өсти. Рузилә Фәттахова Татарстан Рәисе Рөстәм Нургалиевның 2023 елда татар теле укытучылары берләшмәсен төзү буенча биргән инициативасының үз вакытында һәм бик мөһим адым булуын ассызыклады. Бүгенге көндә республика җитәкчелеге ярдәме белән әлеге ассоциация Бөтендөнья татар конгрессы һәм Мәгарифне үстерү институты белән тыгыз хезмәттәшлектә эшли.
Чыгыштан күренгәнчә, бүгенге көндә Татарстаннан тыш Россиянең 28 төбәгендә 4500-дән артык татар теле һәм әдәбияты укытучысы хезмәт куя. Соңгы ике ел эчендә ассоциация тарафыннан 90-лап төрле дәрәҗәдәге чара уздырылган, аларга 10 меңнән артык педагог җәлеп ителгән. Шлай ук Татарстанда 48, ә Россия төбәкләрендә 27 җирле бүлек ачылып, аларның җитәкчеләре итеп иң тәҗрибәле мөгаллимнәр сайлап алынган.
Рузилә Фәттахова үз чыгышында телне саклауның заманча ысулларына, ата-аналар белән эшләүгә һәм цифрлы технологияләрне куллануга аеруча игътибар бирергә чакырды. Ул билгеләп үткәнчә, туган тел укытучысының хезмәте методик ярдәм белән генә чикләнмичә, аның социаль статусын күтәрү һәм һөнәргә яшьләрне җәлеп итү – төп бурычларның берсе булып кала.
«Бердәмлек дигәндә, без һәр халыкның үз милли йөзен, үз телен, үз рухи мирасын саклап, уртак ватаныбыз мәдәниятен баетуны күздә тотабыз. Һәм бу бөек бердәмлекнең алтын баганасы – туган тел һәм әдәбият укытучысы», – диде ул.
