Уфа мөгаллиме татарча интернет-контент кытлыгына борчылу белдерде
Мәктәпләрдә туган тел дәресләренә сәгатьләрнең аз бирелүе, интернетта татарча контентның җитмәве һәм балалар бакчаларында телгә игътибар булмау – туган телнең киләчәгенә янаучы төп проблемалар. Мондый фикерне Уфа фән һәм технологияләр университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы мөдире Альбина Хәлиуллина әйтте.
«Яшьләр бүгенге вакытта интернетта утыра. Әмма анда яшьләр, яшүсмерләр, балалар өчен татарча кызыклы һәм фәһемле контент бармы? Балалар бакчалары – туган телне өйрәнүнең нигезе. Минемчә, мәгариф системасының беренче баскычы булган балалар бакчаларына игътибар бүген җитәрлек түгел. Бала туган телне бакчада өйрәнми икән, ничек итеп ул алга таба татарча сөйләшә алсын, ди?» – диде ул Казанда узган дөньякүләм «Туган тел» форумының пленар утырышында.
Шулай ук ул югары уку йортларының татар бүлекләренә студентлар туплауда кыенлыклар кичерүен әйтте һәм мәктәп сәгатьләренең аз булуына игътибарын юнәлтте.
«Хөрмәтле мөгаллимнәр, укучыларыгызны без үзебезгә укырга чакырабыз. Яшь буынны тәрбияләүдә сезнең өлешегез бәяләп бетергесез. Хезмәтегез өчен олы рәхмәт. Сез – безнең таянычыбыз. Туган телләребезнең бүгенге торышы, аның киләчәге борчый. Мәктәпләрдә туган тел дәресләренә бирелгән аз гына сәгатьләр әдәби телдә фикер йөртүгә, классикларыбыз язган әсәрләрне аңлап укырга укучылар бирә алырмы? Алар арасыннан язучылар, галимнәр, җырчылар чыгармы?» – дип борчылуын белдерде кафедра мөдире.
