Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Апрель
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Татар теле олимпиадасы җиңүчесе: Татар теле күңелгә якын, рухыма кадерле, газиз тел

0

Казанда узган дөньякүләм «Туган тел» форумының пленар утырышында Халыкара Татар теле һәм әдәбияты олимпиадасы җиңүчесе Рафаэль Усманов чыгыш ясады.

«Әлеге дәрәҗәле халыкара форумда катнашу мөмкинлеге биргәнегез өчен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм абый Миңнехановка, Бөтендөнья татар конгрессына һәм Мәгариф һәм фән министрлыгына чын күңелдән олы рәхмәтләремне белдерәсем килә. Татар телен саклаучы, үстерүче һәм аны киләчәк буыннарга тапшыручы хөрмәтле белгечләр арасында булу миндә бик зур горурлык уята. Татарстаннан читтә яшәсәм дә, татарлыгымны бик үстердем», – диде ул.

Рафаэль Усманов татар телен өйрәнүне Каюм Насыйри институтының мәдәни-белем бирү үзәге каршындагы курслардан башлаган. «Бу дәресләр минем өчен тел үзләштерү генә булып калмады, ә үз мәдәниятемне, тарихымны һәм рухи тамырларымны тирәнрәк аңлау юлындагы мөһим адымга әверелде. Әлеге үзәктә укытучымның ярдәме белән татар теле нигезләрен, аның матурлыгын, аһәңлелеген һәм эчке байлыгын тоя алдым. Читтә яшәсәм дә, татар теле минем өчен күңелемә якын, рухыма кадерле, газиз тел. Ул минем тамырларым белән бәйле һәм дөньяга карашымны баетучы кыйммәт булып тора», – дип билгеләп үтте ул.

«Узган ел һәм быел татар теленнән Халыкара олимпиада җиңүчесе булу – минем өчен зур бәхет. Бу казаныш минем өчен зур җаваплылык та өстәде. Мин аңладым: тел өйрәнү ул – шәхси уңыш кына түгел, ә халкыбызның мәдәни мирасын саклауга кертелгән өлеш тә. Дөнья татарларында телебезне саклап калабыз икән, бу – зур мәртәбә, олы казаныш. Бүгенге көндә татар теле Татарстан Республикасы чикләреннән еракта да милләттәшләребезне берләштерә. Ул дөньяның төрле почмакларында, шул исәптән без яшәгән төбәкләрдә дә яңгырый», – диде олимпиада призеры.

Аның әйтүенчә, татар телен өйрәнү өчен бүген бөтен мөмкинлекләр дә бар. Хәтта чит төбәкләрдә, чит илләрдә яшәүчеләр өчен дә дәреслекләр, уку әсбаплары җитәрлек. Интернет киңлекләрендә барын да табарга мөмкин. Милләтемнең һәр баласына, олысына-кечесенә шуны теләр идем: туган телне өйрәнү өчен, иң элек, теләк кирәк. Әгәр теләгең булса, максатыңа, морадыңа ирешергә була. Максатыбыз нык, куйган юлыбыз туры булсын», – диде ул.

«Хөрмәтле укытучылар! Сез башкарган хезмәт – гади укыту эше генә түгел, ә милләтне саклау, тарихны киләчәккә тапшыру һәм рухи мирасны дәвам итү миссиясе. Чөнки тел ул – халыкның йөрәге, җаны һәм язмышы. Татар теле – меңъяшәр безгә килеп җиткән рухи хәзинә. Ул безнең балаларыбызның догалары, җырлары, батырлыклары һәм өметләре белән сугарылган изге тел. Бу тел безне үткәнебез белән бәйли, бүгенге көндә берләштерә һәм киләчәккә ышаныч белән атларга көч бирә», – диде ул.

«Бу – сезнең фидакяр хезмәтегез нәтиҗәсе, хөрмәтле укытучылар. Безгә күрсәткән ярдәмегез, биргән белемегез һәм илһамыгыз өчен сезгә ихлас күңелдән, чит төбәкләрдә яшәүче татарлар исеменнән зур рәхмәт белдерәм», — диде Рафаэль Усманов.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net