Равил Әхмәтшин Казан инновацион университеты студентлары белән очрашты
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты студентлары белән очрашты. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Студентлар югары уку йортының кафедра мөдире Сергей Рычков белән дәүләт хакимияте органнарына танышу стажировкасына килгән. Аларның күбесе өчен бу Россия башкаласына беренче сәфәр.
Равил Әхмәтшин студентларга вәкиллекнең бурычлары, Мәскәү төбәгендә якташларны, шул исәптән яшьләрне берләштерүгә юнәлдерелгән эшчәнлек турында сөйләде. Шулай ук ул студентларның Тулы вәкаләтле вәкиллек функцияләренә кагылышлы сорауларына җавап бирде.
Очрашуда шулай ук халыкара һәм икътисади элемтәләрне координацияләү буенча вәкаләтле вәкил урынбасары Фәннур Гарифуллин, иҗтимагый элемтәләр секторы мөдире Зөлфия Булатова һәм әйдәүче белгеч-эксперт Анастасия Амельченко катнашты.
Сишәмбе көнне студентлар Россия Фән һәм югары белем министрлыгында булды, анда министр урынбасары Айрат Гатиятов белән очрашты.
