Татарстанда һава температурасы +16 градуска кадәр күтәреләчәк, явым-төшем көтелми
Чәршәмбе, 15 апрельдә, Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә.
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, төнлә урыны белән бераз яңгыр явачак, көндез явым-төшем көтелми.
Төньяк-көнчыгыштан һәм көнчыгыштан секундына 6-11 метр тизлектә җил исә, урыны белән аның тизлеге 15-18 метрга кадәр көчәя.
Төнлә һава температурасы +2..+7 градус тәшкил итсә, көндез +11..+16 градуска кадәр җылытачак.
