Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Апрель
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Татарстан муниципалитетлары махсус операциядә катнашучыларга ярдәм чараларын арттырды

0

Соңгы дүрт елда Татарстан Республикасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү буенча муниципаль чаралар саны ике тапкырдан күбрәккә артып, 2026 елның 1 апреленә 3 082гә җиткән. Бу хакта Татарстан Юстиция министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Ведомство махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм чараларын билгеләү буенча кабул ителә торган муниципаль актларны исәпкә алып кына калмый, аларны әзерләү һәм камилләштерүдә методик ярдәм дә күрсәтә.

«Әгәр 2022 ел ахырында 1 360 ярдәм чарасын теркәгән булсак, бүген инде алар өч меңнән артып китте. Бу - безнең республика өчен Ватанны саклаучыларны кайгыртуның никадәр мөһим булуын ачык күрсәтә», - дип билгеләп үтте ТР юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов.

«Бу ярдәм тормышның барлык төп өлкәләренә - салым ташламаларыннан алып балаларга белем бирү һәм психологик ярдәмгә кадәр – кагыла», - дип өстәде министр урынбасары.

Муниципаль регистрга ярдәмнең 16 төре турында белешмәләр кертелгән, алар арасында үзара салым акчаларын түләүдән азат итү, җир салымы һәм физик затларның мөлкәтенә салым буенча ташламалар киң таралган.

Республикада махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына ярдәм итүгә (мәктәпләрдә түләүсез туклану, балалар бакчалары өчен түләүдән азат итү, лагерьларга юллама алуга өстенлекле хокук һәм мәгариф учреждениеләренә чиратсыз кабул итү) аерым игътибар бирелә.

Юстиция министры урынбасары сүзләренчә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга иң күп ярдәм төрләрен Алабуга һәм Менделеевск районнарында тәкъдим итәләр – монда унбер төрле ташлама һәм ярдәм программасы бар. Казанда, Актаныш, Әлмәт һәм Кайбыч районнарында хәрбиләрнең гаиләләре ярдәмнең ун төреннән файдалана ала.

Ярдәм чаралары турында барлык мәгълүмат белән Россия Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе сайтында танышырга мөмкин.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net