Россия Спорт министрлыгы легионерларга лимитны катгыйландырды
Спорт министрлыгы футбол буенча Россия чемпионатында легионерларга лимитны катгыйландыру проектын әзерләде. Рәсми документ норматив хокукый актлар проектларының федераль порталында басылып чыкты.
Проект нигезендә, 2026/2027 елгы сезонда РПЛ командалары иң күбе 12 легионерны катнаштыра ала, ә бер үк вакытта кырга җидедән артык легионер чыга алмаячак.
Бүгенге көндә лига клублары уен кырына сигездән артык легионерны чыгара алмый, ә тулы заявкага 13 чит ил кешесен кертергә мөмкин.
