Милли китапханәдә «Тукай йолдызлыгы» әдәби әсәрләр бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләячәкләр
16 апрель 14:00 сәгатьтә Татарстан Милли китапханәсендә Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан уздырылган «Тукай йолдызлыгы» әдәби әсәрләр бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы була. Бу хакта ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәйге Татарстан Республикасы Язучылар берлеге һәм Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырыла.
