Татарстан - космос тармагында кече һәм урта предприятиеләр саны буенча беренче бишлектә
Татарстан Республикасы космик тармакта эшләүче кече һәм урта предприятиеләр саны буенча Россия төбәкләре арасында дүртенче урынны алды. Республикада шундый кече һәм урта предприятиеләр 7 процент тәшкил итә, диелә ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә.
Шул ук вакытта, космик өлкәдә эшләүче Россия кече һәм урта предприятиеләренең өчтән бере диярлек Мәскәүдә теркәлгән (31 процент). Мәскәү өлкәсе – икенче (12 процент), Санкт-Петербург өченче (8 процент) урында.
Россиядәге космос белән бәйле иң «борынгы» предприятиегә 1992 елда Татарстанда нигез салынган. Ул төрле билгеләнештәге очу аппаратларын эшләү һәм җитештерү белән шөгыльләнә.
Россиядә РФ Президенты Владимир Путин указы белән 2022 елның 25 апрелендә илдә фән һәм технологияләр унъеллыгы башлануы турында игълан ителде. Әлеге инициатива җәмгыять һәм ил үсеше белән бәйле бурычларны хәл итүдә фән һәм технологияләрнең ролен көчәйтүгә, фәнни потенциалны ныгытуга, шулай ук технологик суверенитетны һәм илнең тотрыклы үсешен тәэмин итүгә ярдәм итәр дип көтелә.
Россиядә Космос атналыгы илдә космик тармак үсешенә багышланган, ул 6-12 апрельдә уза. Бу - дәүләт башлыгы указы белән 2025 елның 29 декабрендә гамәлгә куелган ел саен үткәрелә торган чара. Быел ул беренче тапкыр уздырыла һәм Юрий Гагаринның галәмгә беренче очуына 65 ел тулуга багышлана.
9 апрельдә Мәскәүдә «Россия» Милли үзәгендә узган беренче Россия космик форумы Космос атналыгының үзәк чарасы булды. Анда дәүләт, фән һәм бизнес вәкилләре космик тармакның актуаль бурычлары һәм перспективалары турында фикер алышу өчен очрашты. Чараларның нәтиҗәләре буенча тармак үсешенең төп юнәлешләре (күп тапкыр кулланыла торган ракеталар җибәрүдән алып үзебезнең орбиталь станцияне булдыруга кадәр) билгеләнде.
