2026 елда Россиядә 10-11 мең тонна кызыл уылдык җитештерелергә мөмкин
2026 ел нәтиҗәләре буенча Россиядә кызыл уылдык җитештерү күләме якынча 10-11 мең тонна тәшкил итәргә мөмкин, дип белдерде журналистларга Балыкчылык буенча федераль агентлык җитәкчесе Илья Шестаков. Бу хакта «Российская газета» яза.
«Әгәр 230 мең тонна сөләйман балыгы тотсак, уылдык җитештерү күләме 10-11 мең тонна тәшкил итәчәк», - дип хәбәр итте Илья Шестаков ведомство коллегиясе нәтиҗәләре буенча.
Аның сүзләренчә, мондый күләмнәр эчке базар өчен дә, экспортка чыгару өчен дә җитәрлек булырга тиеш.
