Миңнеханов «Мәскәү – Татарстан күпере» форумында: Безнең бурыч - сезне кире кайтару
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ил башкаласына укырга киткән яшьләрне кире кайтаруны «Мәскәү – Татарстан күпере» яшьләр форумының төп бурычы дип атады.
«Кадерле дуслар, чынлыкта без яхшы форма уйлап таптык, форумны инде 11нче тапкыр үткәрәбез», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов һәм соңгы вакытта чаралар уздыру өчен мәйданчык тәкъдим иткән РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университетына рәхмәт белдерде.
Аннары ТР Рәисе Мәскәүгә һәм Россия башкаласы мэры Сергей Собянинга аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде, килеп туган барлык мәсьәләләрнең оператив рәвештә хәл ителүен билгеләп үтте.
«Чынлыкта, Мәскәү - халык белән ничек эшләргә, шәһәр тормышын, иҗтимагый киңлекләрне ничек төзекләндерергә кирәклеген күрсәтә торган үрнәк ул. Без монда бик күп нәрсәгә өйрәнәбез. Ләкин Татарстан да начар урын түгел!» - дип искәртте ул.
Татарстан Рәисе Мәскәүнең иң яхшы югары уку йортларына керү бәхетенә ирешкән республика вәкилләрен мактап телгә алды. «Без сезнең белән горурланабыз!» - дип өстәде ул.
«Ә безнең бурыч - сезне Татарстанга кайтару. Татарстандагы тормыш сыйфаты сезне кире кайтару өчен Мәскәүнекенә якын булырга тиеш», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов, сүзнең Казан турында гына түгел, ә бөтен республика хакында барганын искәртеп.
ТР Рәисе чара кунакларына аерым рәхмәт белдерде. «Барыгызга да уңышлар телим. Татарстан һәрвакыт сезнеке. Кайтырга тиешле кешеләрнеке генә түгел. Хәтта әйләнеп кайтмасагыз да безнең белән элемтәдә торыгыз, безгә ярдәм итегез, бергә булыйк», – дип сүзен йомгаклады Рөстәм Миңнеханов.
11нче «Мәскәү - Татарстан күпере» яшьләр форумы «Туган як» җырын башкару белән тәмамланды.
