Казанда яшь гвардиячеләр хатын-кызларга Космонавтика көне уңаеннан чәчәкләр бүләк итте
«Бердәм Россия Яшь Гвардиясе»нең Казан җирле бүлеге активистлары партия ярдәме белән Бауман урамында тематик акция уздырды. Бу хакта «Бердәм Россия Яшь Гвардиясе» матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чара кысаларында космонавт костюмы кигән активистларның берсе шәһәрдә яшәүче хатын-кызларны һәм кунакларны котлап, аларга чәчәкләр һәм открыткалар бүләк итте.
Красноярскида яшәүче Ирина Ивановна һәм Александра Григорьевна яшьләрнең мондый игътибары аларга бик ошавын билгеләп үтте.
Активист Марсель Алиуллов, шәһәр халкын тәбрик итеп, Юрий Гагарин батырлыгының әһәмиятен искәртте. Ул билгеләп үткәнчә, бу хакта балаларга сөйләргә һәм әлеге истәлекне киләсе буыннарга тапшырырга кирәк, чөнки кешенең беренче тапкыр галәмгә очуы - зур горурлык.
«Бердәм Россия Яшь Гвардиясе»нең Казан җирле бүлекчәсе җитәкчесе Риф Хөснетдинов акциянең форматына игътибар юнәлтте. Аның сүзләренчә, оештыручылар Космонавтика көненең әһәмияте, бу вакыйганың ил тарихындагы роле һәм Гагарин батырлыгы турында искәртүнең креатив ысулын сайлаган.
Ул нәкъ менә шушы очыштан соң ил үсешенә этәргеч биргән космик тикшеренүләр чоры башлануын өстәде. Хөснетдинов билгеләп үткәнчә, мондый акцияләрне киләчәктә дә уздырырга ниятлиләр.
