Ирек Зиннуров Россотрудничествоның Казахстандагы вәкиллеген җитәкләде
Ирек Зиннуров 10 апрельдән Бәйсез Дәүләт Берлеге, чит илдә яшәүче ватандашлар эшләре һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек федераль хезмәтенең (Россотрудничество) Казахстан Республикасындагы вәкиллеген җитәкләде. Бу хакта Астанадагы Рус йорты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ирек Зиннуров 1969 елның 11 гыйнварында Якутск шәһәрендә туган. Симферополь дәүләт университетында, Казан федераль университетында һәм Россия Тышкы эшләр министрлыгы Дипломатик академиясендә белем алган.
Әлеге вазифага билгеләнгәнче, Зиннуров Россотрудничествоның Азәрбайҗандагы вәкиллегенә – Бакудагы Россия мәгълүмат-мәдәни үзәккә җитәкчелек итте.
Ирек Зиннуров идарәче һәм сәясәтче буларак кына билгеле түгел, элегрәк ул Дәүләт Думасы депутаты да булды. Спортта да карьера ясады: Казан ватерпол командасында уйнады, ике тапкыр Олимпия уеннары призеры, дөнья һәм Европа чемпионатлары призеры, дөнья Кубогы иясе. «Евразия ватерпол лигасы» коммерцияле булмаган автоном оешмасы Советына керә һәм Россиянең атказанган спорт мастеры исеменә ия.
Зиннуров Дуслык ордены, II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» орден медале, Россия Президентының Мактау грамотасы, шулай ук «Физик культура, спорт һәм туризмны үстерүдәге казанышлары өчен» мактау билгесе белән бүләкләнгән.
