Татарстан Язучылар берлегендә Рафис Корбанның «Саташкан кәккүк» романы тәкъдим ителде
Татарстан Язучылар берлегендә Рафис Корбанның «Саташкан кәккүк» романын тәкъдим итү кичәсе булды. Бу хакта «Казан утлары» журналы редакциясе хәбәр итә.
Татар операсына нигез салучы композитор Солтан Габәши турындагы әлеге әсәр «Казан утлары» журналының быелгы 3-4 саннарында басылып чыкты.
Чараның башында автор романның язылу тарихын сөйләде.
Сәнгать фәннәре кандидаты Айгөл Софийская композиторның кайда белем алуы, гаиләсе һәм җәмәгать эшчәнлеге турында сөйләде.
Солтан Габәшинең оныгы Айгөл Габәши романны укыгач туган хис-кичерешләре белән уртаклашты.
«Бер яктан, бу фәнни хезмәт түгел, әдәби әсәр кебек тоела. Икенче яктан, анда тарихи фактлар күп, мәдәният эшлеклеләребезнең исемнәре бихисап. Без аларны истә тотарга тиеш», – диде ул.
Нәбирә Гыйматдиновага Рафис Корбан композитор белән сөйләшкән кебек тоелган.
«Солтан Габәшинең эчке дөньясын, кичерешләрен, фаҗигасен әле белмәгән идем. Шундый матур тасвирлагансың», – диде ул.
Кичәдә Рабит Батулла, Рүзәл Юсупов һәм Зиннур Мансуров роман турында фикерләре белән уртаклашты. Чараны Рөстәм Маликов, Фәрит Мирзануров, Буа ветераннар хоры һәм Алмаз Хәмзин иҗади номерлар белән бизәде. Скрипкада һәм фортепианода «Эшче» операсыннан Нигъмәт ариясе, «Сания» операсыннан өзек һәм «Кәккүк» җыры музыкасына импровизация башкарылды.
«Без композиторыбызны онытырга тиеш түгел. Аны яңадан торгызырга, аның турында истәлекле урыннарны билгеләргә, тормыш юлы, иҗаты хакында нинди дә булса зур чара уздырырга кирәк», – дип, Рафис Корбан чараны йомгаклады.
