«Ак Барс» плей-офф сериясендәге икенче матчта Минскиның «Динамо» клубы белән очраша
11 апрельдә Казанның «Ак Барс» хоккей клубы Континенталь Хоккей Лигасында плей-оффның чирек финал сериясендәге икенче матчны Минскиның «Динамо» командасы белән үткәрә. Очрашу «Минск-Арена»да уза һәм 16:30 сәгатьтә башлана.
9 апрельдә узган сериянең беренче матчында Казан командасы 2:1 исәбе белән җиңү яулады. Бу нәтиҗә «Ак Барс»ка каршы уеннарда Минск хоккейчыларының биш матчлы җиңү сериясен өзде.
Сериянең киләсе уеннары Казанда 13 һәм 15 апрельгә билгеләнгән. Ихтыяҗ булса, бишенче һәм җиденче матчлар 17 һәм 21 апрельдә - Минскида, алтынчысы 19 апрельдә Татарстан башкаласында узачак.
