Белгеч «яшерен» пенсия стажы механикасын аңлатты
«Яшерен стаж», кеше хәтта взнос түләмәсә дә, дәүләт пенсия баллары копилкасына кертеп исәпләргә тиешле чор ул. Пенсия мәсьәләләре буенча эксперт Сергей Звенигородский «Радио 1» белән әңгәмәсендә шул хакта искәртте.
«Моңа армиядә хезмәт итү, бала табу һәм карау, шулай ук 80 яшьтән олырак эшкә сәләтсез туганнарны карау керә», - дип аңлатты белгеч.
Армиядә хезмәт итү яки берничә бала карау пенсия баллары өсти. «Бүген бер балл 156 сум тора, ягъни пенсиягә ел саен якынча 250-300 сум өстәлә», - дип ачыклык кертте ул.
Шул ук вакытта, эксперт искәртеп үткәнчә, бу стаж автомат рәвештә исәпкә алынмаячак, социаль эшчәнлекнең кайбер төрләре өчен махсус хисап тотарга кирәк. «Дәүләт әбиегезне күрше хатыны түгел, ә нәкъ менә сез каравыгызны белми. Шуңа күрә бу очракта гариза тапшырырга кирәк», - дип мисал китерде Звенигородский.
Бер гаиләдә мондый өстәмәне бер генә кеше ала алганлыктан, балларның кем счетына җыелачагын хәл итәргә кирәк.
Сергей Звенигородский пенсияне паспорт алганнан соң ук туплый башларга мөмкин икәненә аерым басым ясады.
