«Агыйдел» халык җыр һәм бию ансамбле Барда районында чыгыш ясый
Бүген Пермь краеның Барда районында «Агыйдел» халык җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясый. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
Иртәгә, 11 апрельдә, ансамбль Пермьдә чыгыш ясаячак. Әлеге коцертлар Пермь краенда Татар мәдәнияте көннәре кысаларында үтә. «Агыйдел» ансамбленең гастрольләрен Бөтендөнья татар конгрессы оештыра.
«Агыйдел» җыр һәм бию ансамбле — Татарстан Республикасының иң яхшы профессиональ халык коллективларының берсе. Коллективның чыгышлары Россиянең һәм чит илләрнең иң яхшы концерт мәйданчыкларында һәрвакыт зур уңыш белән кабул ителә, диелә хәбәрдә.
