Миңнеханов Төркия-Россия эшлекле советы башлыгы белән хезмәттәшлек турында сөйләште
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Төркия тышкы икътисади элемтәләр комитетының (DEIK) Төркия-Россия эшлекле советы рәисе Иззет Әкмәкчибашы белән хезмәттәшлекне үстерү перспективалары турында фикер алышты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сүз автомобиль сәнәгате, станоклар төзү һәм металл эшкәртү, авыл хуҗалыгы, җиңел сәнәгать, туризм, төзелеш һәм ИТ кебек юнәлешләр турында барды.
Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Төркия партнерлары белән сәүдә-икътисади һәм инвестицион хезмәттәшлекне үстерүгә зур әһәмият бирә. Ул ассызыклаганча, республика Россия белән Төркия арасында нәтиҗәле бәйләүче звено булып тора. Татарстан белән Төркия арасында товар әйләнеше 5 млрд АКШ долларына җитә.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Анда шулай ук Казан мэры Илсур Метшин да катнашты.
Төркиянең тышкы икътисади элемтәләр комитеты (DEIK) 1986 елда нигезләнә. Ул Төркия компанияләренә чит илләрдә бизнес алып баруда ярдәм күрсәтү, шулай ук халыкара мөнәсәбәтләр кысаларында хосусый секторны координацияләү, хосусый сектор эшчәнлеген стимуллаштыру һәм эшлекле делегацияләр визитларын һәм рәсми очрашуларны оештыру белән шөгыльләнә. Хәзер DEIK төрле илләр белән хезмәттәшлек буенча 152 эшлекле советны колачлый. Комитет составына 750дән артык компаниядән 1600 совет вәкиле керә.
