13-16 апрельдә Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиада узачак
13-16 апрель көннәрендә Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча XIII Халыкара олимпиада узачак. Анда Россиянең 30 субъектыннан һәм 5 чит илдән 500 кеше катнашыр дип көтелә. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Быел интеллектуаль ярыш бөек татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышлана.
Олимпиадада республика һәм төбәкара этапларда җиңүчеләр һәм призерлар, шулай ук татар теле һәм әдәбияты буенча интернет-тестларда һәм әңгәмәләрдә катнашучыларны көтеп калалар. Финалга чыгучылар жюрига Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил иҗатына багышланган проектлар тәкъдим итәчәк.
Олимпиаданың тантаналы ачылышы 13 апрельдә 18:00 сәгатьтә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында була. Төп конкурс сынаулары «Байтик» балалар савыктыру-белем бирү комплексы базасында узачак.
Олимпиада 16 апрельдә «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында узачак Туган тел форумы белән тәмамлана.
