Татарстанның Зәй районында булган авариядә 50 яшьлек хатын-кызның гомере өзелгән
Татарстанның Зәй районында ике автомобиль бәрелешкән, нәтиҗәдә 50 яшьлек хатын-кызның гомере өзелгән.
ТР Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, юл-транспорт һәлакәте бүген булган. Якынча мәгълүматлар буенча, Kia автомобиленең 64 яшьлек йөртүчесе каршы як полосага чыккан һәм 42 яшьлек ир-ат идарә иткән Toyota белән бәрелешкән. Toyota автомобиленең пассажиры – 50 яшьлек хатын-кыз – шунда ук һәлак булган.
Хәзерге вакытта юл-транспорт һәлакәтенең башка нечкәлекләрен ачыклыйлар.
