КФУда «Татмедиа» белән берлектә «Татар нейро-фестивале» оештырылды
КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте белән берлектә «Татар нейро-фестивале» узды. Чарада медиа өлкәсе вәкилләре кыска лекцияләр форматында контент булдыру өчен нейрочелтәрләрне куллану мөмкинлекләре турында сөйләделәр.
Әлеге чара институтта быел ачыла торган «Төрки телле мохиттә ясалма фәһем» дип исемләнгән яңа магистрлык программасы кысаларында узды. Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов белдергәнчә, мондый фестивальләрне киләчәктә башка форматларда да үткәрү планлаштырыла.
«Яңа магистрлык программасы бик кызыклы булачак. Укыту эшчәнлегенә «Татмедиа» агентлыгыннан һәм башка өлкәләрдән нейрочелтәрләр белән актив эшләгән белгечләр җәлеп ителәчәк», – дип билгеләп үтте ул.
«Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең социаль медиалар буенча директоры Алсу Исмәгыйлева студентларга мөрәҗәгать итеп, медиа дөньясында трендларның һәр ярты ел саен үзгәреп торуын искәртте. Аның фикеренчә, ясалма фәһем технологияләрен үзләштерү белгечләрне конкуренциягә сәләтле һәм югары квалификацияле итә.
«Бүгенге фестиваль, нинди генә юнәлештә эшләсәгез дә, сезгә файдага булачак. Әгәрдә сез бу юнәлеш буенча магистратурага керәсез икән, без сезне беренче көннән үк «Татмедиа» редакцияләрендә көтеп калабыз», - дип сөйләде ул.
Ясалма фәһемнең практик файдасы турында «АиФ-Поволжье» сайты мөхәррире Данил Садыйков тәфсилләп сөйләде. Ул үз редакциясе мисалында яясалма фәһем технологияләренең эш нәтиҗәлелеген ничек арттыруын күрсәтте.
«Россиянең төрле төбәкләрендә безнең 70тән артык редакциябез бар. Күп кенә филиалларда хезмәткәрләрнең яртысы ясалма фәһем технологияләрен кулланырга ашыкмый. Безнең редакциядә исә барлыгы ике кеше эшли һәм без ясалма фәһем белән актив эш итәбез. Аның ярдәмендә көненә 3-5 эксперт мәкаләсе әзерләргә мөмкин. Нәтиҗәдә, без «Аргументы и Факты» нәшрият йорты рейтингында өченче урында торабыз. Ясалма фәһемнән дөрес файдалана белгәнгә күрә, без хәтта 10–15 кешелек редакцияләрне дә узып киттек», – диде ул.
Данил Садыйков ясалма фәһемнең текстларны расшифровкалауда, башисемнәр язуда һәм зур күләмле материалларны эшкәртеп, аналитик язмалар әзерләүдә дә эшне күпкә җиңеләйтүен аңлатты.
Шулай ук фестивальдә «Интертат» электрон газетасы хәбәрчеләре Ильяс Хаҗиев нейрочелтәрләр ярдәмендә карточкалар, ә Айнур Җамалетдинов фильм ясау үзенчәлекләре белән таныштырдылар. «Ялкын» журналының SMM-белгече Алинә Закирова үсмерләр өчен кызыклы контент булдыруда нейрочелтәрләрнең мөмкинлекләре турында сөйләде, «Идел» журналы әдәби мөхәррире Зөләйха Камалова исә катнашучылар белән бергә ясалма фәһем ярдәмендә җыр яздырды.
