175 нче гимназия Казандагы «Зур тәнәфес» фестиваленең төп бүләген алды
«Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында гомуми белем бирү учреждениеләре өчен каралган «Зур тәнәфес» фестиваленең гала-концерты узды. Быел шәһәр бәйгесендә 6 мең кеше катнашкан, финалга Казанның 24 мәктәп укучысы чыккан. Концертта укучылар иң яхшы иҗади номерларны тәкъдим итте. Совет районының 175 нче гимназиясе һәм шәһәрнең Киров районындагы 3 нче гимназиясе фестивальнең җиңүчеләре һәм бер миллион сумлык сертификат ияләре дип танылды. Иң яхшы коллективларга бүләкләрне Казан мэры Илсур Метшин тапшырды.
Быел иң талантлы мәктәп исеме өчен 6 мең бала һәм яшүсмер көрәшкән. Коллективлар «Без – Казан балалары, без – бөек ил балалары» темасы буенча чыгыш ясаган. Бәйгегә чакырылган жюри катнашучыларны дүрт юнәлеш: театр, музыка һәм бию, шулай ук оригиналь жанр буенча сайлап алган.
«Без инде 18 нче «Зур тәнәфес»кә нәтиҗә ясыйбыз. 18 ел дәвамында катнашучыларыбызның чыгышлары да яхшырды, фестиваль үзе дә тулы бер хәрәкәт статусына ия булды. Быел гына да фестивальдә 6 мең бала катнашты. 18 ел эчендә Казанның төрле мәйданчыкларында, шул исәптән финалда, 150 мең бала чыгыш ясады, – дип билгеләп үтте шәһәр мэры Илсур Метшин.
Конкурс өч этапта: мәктәп (19 гыйнвар – 20 февраль), район (24 февраль – 6 март) һәм шәһәр (10–16 март) буенча узган. Өченче турда фестивальдә катнашучы барлык мәктәпләрне икегә: «Зур» (1000 нән артык укучы) һәм «Кече» (1000 нән азрак укучы) төркемгә бүлгәннәр.
