Иннополиста 20нче Россия венчур форумы ачылды
Иннополиста 20нче Россия венчур форумы ачылды, ул 8-10 апрельдә узачак.
«Сезне форумның беренче көнендә сәламләвемә чын күңелдән шатмын», - диде Татарстан Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов.
Ул чарада катнашучыларга технологик үсештә алга китүләрен, аралашуның нәтиҗәле һәм көн тәртибенең эчтәлекле булуын теләде.
«Оештыручылар исеменнән сезне Россия венчур форумында сәламлим. Инде өченче ел рәттән аны Иннополиста уздырабыз, бу күркәм гадәткә әверелде. 20 ел эчендә форумны оештыручылар саны артты», - дип хәбәр итте ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев.
Ул билгеләп үткәнчә, башта форумга ТР Хөкүмәте һәм Россия венчур инвестицияләү ассоциациясе ярдәм иткән. Бүген оештыручылар арасында шулай ук РФ Фән һәм югары белем министрлыгы, РФ Икътисади үсеш министрлыгы да бар, дип өстәде Галиев.
20 ел эчендә форум аша 5 меңгә якын проект узган, алар «грантлар рәвешендә түгел, ә форумда катнашучылардан инвестицияләр рәвешендә күп миллиардлы ярдәм» алган.
Россия венчур форумының эшлекле программасы вакыйгалары 9-10 апрельдә Татарстан башкаласында, «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә узачак. Иртәгә пленар утырыш планлаштырылган, ул «Технологик лидерлык – киләчәккә инвестицияләр» дигән темага узачак. Катнашучылар арасында РФ Президенты ярдәмчесе Андрей Фурсенко, РФ фән һәм югары белем министры Валерий Фальков, РФ икътисади үсеш министрының беренче урынбасары Максим Колесников һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бар.
