Илсур Метшин Казанда яңа аттракционнар паркын проектлау турында сөйләде
Казанда Җиңү паркы янында урнашкан зур аттракционнар паркы концепциясен әзерлиләр. Казан мэры Илсур Метшин «Алдынгылар хәрәкәте»ндә катнашучылар белән очрашуда шулай дип белдерде.
«Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе белән компанияләрнең берсе яңа аттракционнар паркының проект документларын әзерләү белән шөгыльләнә, ул элекксенә караганда масштаблырак та, зуррак та булачак. Без бу паркны һичшиксез кире кайтарачакбыз», - диде ул.
Әлегә аның исеме билгеле түгел, мөгаен, яңа паркны да «Кырлай» дип атарлар. Әмма аның элеккесенә караганда күпкә масштаблырак булачагы билгеле инде.
Россия Президенты Владимир Путин 2022 елның җәендә «Алдынгылар хәрәкәте»н булдыру турындагы указны имзалады. «Алдынгылар хәрәкәте» Бөтенроссия оешмасының Татарстан бүлеген республиканың элеккеге яшьләр министры Тимур Сөләйманов җитәкләде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2023 елның 14 февралендә «Алдынгылар хәрәкәте» белән берлектә эшләячәк Республика координацион советын төзү турындагы указны имзалады.
