Татарстанда 57 яшьлек ир-ат газ плитәсенә куйган ризыгын онытып калдырган һәм янып үлгән
Татарстанның Әлмәт районында 57 яшьлек ир-ат газ плитәсенә куйган ризыгын онытып калдырган һәм янып үлгән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.
Янгын Әлмәт районының Яңа Суркино авылында чыккан –биредә шәхси йорт, мунча һәм гараж янган. Урынга килгән ут белән көрәшүчеләр янгынның мәйданы 62 квадрат метр булуын ачыклаган һәм аны сүндергән вакытта 57 яшьлек ир-атның мәетен табып алган. Янгын ризык әзерләгәндә саксыз эш итү сәбәпле чыккан дип фаразлана.
«Әгәр подъездда янган ис сизсәгез, аның кайдан килүен ачыкларга тырышыгыз. Кайвакыт йоклап яткан күршегезне уяту өчен ишеккә шаку да җитә, нәтиҗәдә фаҗига булмый кала», – дип искәрттеләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.
