Фәрит Мөхәммәтшин Чувашия Дәүләт Советы Рәисе белән очрашты
Татарстан Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Чабаксарга эш сәфәре барышында Чувашия Дәүләт Советы Рәисе Леонид Черкесов белән очрашты. Бу хакта Татарстан парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
ТР халыклары Ассамблеясы рәисенең Чабаксарга сәфәренең төп максаты - Чувашия һәм Марий Эл парламентлары профильле комитетларының төбәкләрдә туган телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерүгә багышланган уртак күчмә утырышында катнашу. Мөхәммәтшин Татарстанның бу өлкәдәге эш тәҗрибәсе белән уртаклашырга ниятли.
«Коллегаларыбыз белән иң мөһим мәсьәлә – туган телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү турында сөйләшәчәкбез. Уртак диалогның киләчәктә Идел буенда яшәүче барлык халыклар өчен гамәли нәтиҗәләр бирәчәгенә ышанам», – дип билгеләп үтте бу уңайдан Леонид Черкесов.
Фәрит Мөхәммәтшин 17 мартта җиденче чакырылыш республика парламентының 19нчы утырышында депутат мандатын һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен өстеннән төшерүе турында игълан итте. Хәзер ул - ТР Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе. Аның урынына Лотфулла Шәфигуллин Татарстан парламенты депутаты булды.
