Татарстанда эшкәртү сәнәгатенең өлеше 80 процентка җиткән
Санкцияләр басымына да карамастан, Татарстанның сәнәгать предприятиеләре яхшы темплар белән үсеш кичерә, дип белдерде ТР сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышында.
«Узган ел без рекордлы үсешкә ирештек - республикада сәнәгый җитештерү индексы 110 процентка якынайды. 6 триллион сумлык продукция төяп җибәрелде. 20 ел эчендә эшкәртү сәнәгатенең өлеше 80 процентка җитте», - диде ул.
Әмма, Карпов сүзләренчә, узган ел барлык тармаклар да бертигез үсеш кичермәгән. Химик матдәләр, электротехник җиһазлар эшләп чыгаруда, пилотсыз очкычлар, вертолетлар, кораблар җитештерүдә үсеш күзәтелә, дип билгеләп үтте ул.
«Шул ук вакытта, кайбер тармакларда үсеш кимегән. Монда автомобиль төзелеше белән бәйле вазгыять күздә тотыла. Әмма тулаем ил буенча мондый проблема бар. Базар асылда ике тапкыр тарайды. Моның объектив сәбәпләре бар», - дип искәртте Карпов.
