Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Апрель
2026
1 2 3 4 5 6 7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Миңнеханов: Белоруссия белән партнерлыкны алга таба киңәйтү өчен бөтен мөмкинлекләр бар

0

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Белоруссиянең Брест өлкә башкарма комитеты рәисе Петр Пархомчик белән очрашты. Очрашу Белоруссия делегациясенең эш сәфәре кысаларында Казан Кремлендә узды, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

Шул ук көнне яклар Татарстан Хөкүмәте һәм Брест өлкә башкарма комитеты арасында хезмәттәшлек турында килешү имзалады.

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Петр Пархомчик Татарстан Рәисенең эш бүлмәсендә төбәкара дәрәҗәдә алдагы хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышты. Шуннан очрашу киңәйтелгән составта, Казан Кремленең сөйләшүләр залында дәвам итте.

Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Рөстәм Миңнеханов Белоруссия коллегалары белән алдагы очрашу 2025 елның сентябрендә Минскида «ИННОПРОМ. Беларусь» күргәзмәсе кысаларында узуын искәртте. Ул шулай ук гуманитар элемтәләрнең үсешен, шул исәптән Казанда Россия һәм Белоруссия халыклары берләшү көненә багышланган концерт үткәрелүен билгеләп үтте.

«Бу көн безгә мөһим кыйммәтләр – бердәмлек, татулык һәм күршеләр белән дус яшәү турында искәртә. Без Татарстанда Россия-Беларусь мөнәсәбәтләре кысаларында Сезнең ил һәм аның төбәкләре белән багланышларны киңәйтү мөмкинлеген югары бәялибез», - диде ул.

Миңнеханов сүзләренчә, ике ил Президентлары төбәкара хезмәттәшлекне үстерүгә ярдәм итә. «Без Беларусь Президенты Александр Григорьевич Лукашенкога Татарстанга карата дустанә мөнәсәбәте өчен рәхмәтле, һәм аңа иң изге теләкләрне җиткерүегезне сорыйм», - дип өстәде ул.

Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Республика Рәисе билгеләп үткәнчә, Татарстан һәм Белоруссия үзара файдалы партнерлыкта бай тәҗрибәгә ия. Яклар нефть химиясе, машина төзелеше, агросәнәгать комплексы һәм югары технологияләрдә актив хезмәттәшлек итә, шулай ук профильле күргәзмәләрдә һәм форумнарда катнаша. Татарстан, аерым алганда, «Белнефтехим», «Минск трактор заводы», «Гомсельмаш» һәм «Минск автомобиль заводы» кебек предприятиеләр белән хезмәттәшлек итә.

«2025 елда Беларусь Премьер-министры Александр Турчин, Минск шәһәр башкарма комитеты Рәисе Владимир Кухарев Татарстанда булып китте. Без нефть химиясе, машина төзелеше, агросәнәгать комплексы, югары технологияләр өлкәләрендә хезмәттәшлек итәбез», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул билгеләп үткәнчә, республикада авыл хуҗалыгы техникасының шактый өлеше Минск трактор заводында җитештерелә, һәм киләчәктә хезмәттәшлекне киңәйтү өчен потенциал бар.

Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Петр Пархомчик, үз чиратында, Брест өлкәсенең икътисади потенциалын тәкъдим итте. «Белоруссиягә килгәч, барысы да Брест өлкәсенә барырга тырыша. Бу - уникаль, матур, тарихи өлкә. Мөһим юнәлешләрнең берсе - авыл хуҗалыгы. Аерым алганда, Брест өлкәсе авыл хуҗалыгы продукциясе экспорты 3 миллиард долларга якын тәшкил итә», – дип сөйләде ул.

«Өлкә динамик үсеш кичерә», - дип хәбәр итте Петр Пархомчик сөт җитештерүнең һәм уртача еллык савымның артуын билгеләп үтеп.

Аның сүзләренчә, составына төп предприятие һәм оешма җитәкчеләре кергән Брест өлкәсе делегациясе хезмәттәшлекне киңәйтү яклы. Сәфәр кысаларында кунаклар Татарстанның берничә сәнәгать мәйданчыгында булырга өлгерде инде.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net