Кәрҗинем
Кәрҗинемне тоттым да мин
Чыктым ерак юлыма.
Беркайчан да бирешмәдем
Кәрҗин булгач кулымда.
Минем белән бергә күпне күрде,
Монда булды минем бар байлык.
Тамак ялгасам да,
«Җырлар дәфтәре» дә,
Хәтта даруханә булды бер айлык.
Камыш кәрҗинемә рәхмәт укыйм
Күпме истәлекләр саклаган!
Миннән соң да әле вакыт үтсә дә бит,
Матур итеп әле сакланган!
Түбән Камадан Амилия Кәлимуллина
