«Мәскәү – Татарстан күпере» форумында «Беренчеләр хәрәкәте» идарәсе рәисе чыгыш ясаячак
«Мәскәү – Татарстан күпере» форумының тагын бер спикеры Россия Герое, «Беренчеләр хәрәкәте» Гомумроссия балалар һәм яшьләр иҗтимагый-дәүләт хәрәкәте идарәсе рәисе Артур Орлов булачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Артур Орлов – Казан югары танк команда училищесын тәмамлаган, танк батальоны элеккеге командиры, махсус хәрби операциядә катнашкан. «Авырлыклар аша узгач кына аңлыйсың, иң кыйммәтле әйбер – гомер. Һәм иң мөһиме – кеше булып калу. Тыныч тормышта без берни турында да уйламыйбыз – кояш балкый, кешеләр йөри. Ә син тормышның нәрсә икәнен чын-чынлап аңлагач, тирән итеп сулыйсың, һәм яшисе килә», – дип аның сүзләрен китерә Тулы вәкаләтле вәкиллек матбугат хезмәте.
Чараны оештыручы Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге студентларны һәм яшьләрне (ягъни 35 яшькә кадәрге кешеләрне) кунакка чакыра. Анда алдан теркәлү узарга кирәк.
Узган ел «Мәскәү – Татарстан күпере» форумы 12 апрельдә, Космонавтика көнендә узган иде.
