Истанбулда Израиль консуллыгына өч билгесез кеше һөҗүм иткән
Израильнең Истанбулдагы Генераль консуллыгына өч билгесез кеше һөҗүм иткән. Бу хакта Төркия массакүләм мәгълүмат чараларына таянып, ТАСС хәбәр итә.
Консуллык урнашкан районда атыш тавышлары ишетелгән. Бераздан һөҗүм итүчеләр үтерелде, дип хәбәр иткәннәр Истанбулның куркынычсызлык идарәсендә.
Зыян күрүчеләр булу-булмавы, шулай ук һөҗүм итүчеләрнең мотивлары турында хәбәр ителми.
