Питер татар театры Ркаил Зәйдулла әсәре буенча спектакль куя
12 апрель көнне Санкт-Петербургта Шелгунов исемендәге мәдәният йортында Питер татар театры «Кызлар карый ярыктан» дип аталган спектакль куячак. Бу хакта Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Спектакль танылган язучы-драматург Ркаил Зәйдулла пьесасы буенча куела, режиссеры – Линар Хаҗиев.
Спектакль рус теленә синхрон тәрҗемә белән тәэмин ителә.
